Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын бәйрәм белән тәбрик итә

10 апрель — Ураза бәйрәме.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын бәйрәм белән тәбрик итә:

— Ураза бәйрәме — мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе, ул изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели. Ул барлык кешеләр өчен дә яхшылыкны, шәфкатьлелекне, мәрхәмәтлелекне һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче уртак әхлакый кыйммәтләр символы булып тора. Безнең күпмилләтле район мөселманнарының яшьләрне төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә тәрбияләүгә ярдәм итүләре, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклауга өлеш кертүләре сөендерә. 

Ураза бәйрәменең якты көннәрендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, барлык изге эшләрегездә уңышлар телим. Һәр йортта шатлык, җылылык, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев