Рәмис Сафиуллов Тәтеш ­рай­оны мөселманнарына мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш ­рай­оны мөселманнарына мөрәҗәгать итә

20 март – Ураза бәйрәме.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш ­рай­оны мөселманнарына мөрәҗәгать итә:

– Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тә­мамлану һәм Ураза бәйрәме җитү белән котлыйм!

Һәрбер мөселман өчен Рамазан – ул игелек һәм сабырлык, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу ае, анда дин тотучылар бер-берсенә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булалар, уй-ниятләренең пакьлеген саклыйлар һәм хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыгы чын күңелдән горурлык уята. Алар бүгенге көндә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, тыныч кешеләрнең гомерен коткаралар. Җиңел булмаган ва­кытларда мөселманнар барлык күпмилләтле халык белән бергә Ватанны саклауга бастылар. Изге Рамазан аенда җиңү, яралыларга исәнлек теләп һәм һәлак булганнар рухына багышлап укылган догалар Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул ителсен иде.

Якты һәм шатлыклы Ураза бәйрәме һәр гаиләгә иминлек һәм татулык алып килсен. Һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм җитешлек телим!
 


#рамадан

Нет комментариев