Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына истәлекле дата уңаеннан мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына истәлекле дата уңаеннан мөрәҗәгать итә

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.

1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашист Германиясе Советлар Союзына бәреп керә, хәрби һәм стратегик объектларга һәм күп кенә шәһәрләргә зур һөҗүм ясый. Шулай итеп 1 418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башлана.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына истәлекле дата уңаеннан мөрәҗәгать итә:

– Аяусыз сугыш миллионлаган кешенең гомерен алып китте. Уртак бәла кешеләрне бер­ләштерде, һәм җиңү хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшергә әзер булган бердәм бөек халык икәнебезне тагын бер кат раслады. 

Без фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, тол калган хатыннарга һәм сугыш чоры балаларына, көне-төне Җиңүне якынайтырга тырышкан һәркемгә тирән рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Өйләренә кире әйләнеп кайтмау­чылар, бүгенге көнне күрә алмаучылар турында кайгырабыз. Сезнең бөек батырлыгыгызны без беркайчан да онытмаячакбыз!

Безнең уртак бурычыбыз – Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын истә тоту һәм аны буыннан-буынга тапшыру.
 


Нет комментариев