Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне бәйрәм белән котлый

19 гыйнвар – Хач ману бәйрәме.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне бәйрәм белән котлый: 

– Христианнар әлеге бәйрәмне рухи чистарыну һәм шатлык хисләре белән каршы ала. Ул турылыклы гамәлләргә рухландыра, шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарыңны яратырга кирәклеге ­турында искә төшерә.

Бу барлык православие христианнары өчен иң хөрмәт ителгән һәм озак көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи баю­га һәм бердәм булырга ярдәм итә. 

Бу шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә чын кү­ңелдән Аллаһының мәрхәмәте, күңел күтә­ренкелеге, озак елларга җитәрлек рухи көч һәм тән ныклыгы телим. Тормышыгызда тынычлык һәм татулык булсын! Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек ­юлдаш булсын!
 


Нет комментариев