Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:
– Беренче май язгы кояш җылысы һәм нурлары белән тулы. Ул безгә Ватаныбызның данлыклы тарихи үткәне, бәхетле киләчәккә ышаныч бирүе белән кадерле һәм бүгенге көндә дә тынычлык, хезмәт бердәмлеге символы булып тора. Яз һәм өмет алып килүче бу бәйрәм – чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның һәм гомумән илебезнең киләчәген булдыручылар бәйрәме.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, якты өметләр, бәхет һәм уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев