Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый
24 ноябрь – Әниләр көне/
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый:
– Әни – ул безнең һәркайсыбыз өчен иң якын, иң мөһим кеше. Балаларыгызга бүләк иткән җылыгыз, игътибарыгыз һәм яратуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Безнең районда башкалар өчен үрнәк булып торучы, лаеклы балалар тәрбияләүче аналар шактый. Күп балалы аналар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче һәм үз йөрәкләрендә тәрбиягә бала алырга урын тапкан хатын-кызлар аерым хөрмәткә лаек. Бу бәйрәм көнендә хәрби хезмәткәрләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә дә тирән ихтирамымны һәм аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә нык сәламәтлек, җитешлек, озын гомер телим. Сезнең балаларыгыз һәрчак сезгә терәк булсыннар, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрсәтсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев