Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый
13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый:
– Агросәнәгать комплексы – республика икътисады нигезләренең берсе. Бүгенге көндә, гомер-гомергә булган кебек, республиканың, районның динамик үсеше, анда яшәүчеләрнең җитешлеге авыл хуҗалыгындагы уңышларга бәйле.
Бу – кырларда һәм фермаларда, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда иртә таңнан кичкә кадәр эшләүчеләрнең барысының да бәйрәме. Ул җир хезмәте белән яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә хезмәт куючыларны, күп кыенлыкларга карамастан, терлек үрчетү һәм үстерү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсен дә берләштерә. Сезне илнең туендыручылары дип йөртәләр, һәм бу исем сезгә хаклы рәвештә бирелгән.
Катлаулы икътисади һәм табигый шартларга карамастан, авыл хезмәтчәннәре быел да төп авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы уңыш үстерделәр.
Соңгы елларда Тәтеш аграрийлары традицион рәвештә Татарстанда ашлык культуралары һәм шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча беренче урынны били, игенне тулаем җыю буенча республика алдынгылары өчлегенә керә.
Бүгенге көндә безнең бурыч – үткәндә җыеп алынган табышны саклау һәм вакытны, тизлекне югалтмыйча, бер-береңә ярдәм итеп, алга бару.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет, гаилә иминлеге, тотрыклы һәм уңышлы хезмәт, муллык һәм алгарыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев