Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы мөселманнарга мөрәҗәгать итә

30 март – Ураза бәйрәме.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы мөселманнарга мөрәҗәгать итә:

– Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм ­Ураза бәйрәме җитү белән котлыйм!

Бу ай рухи үсеш, шәфкатьлелек һәм игелекле гамәлләр кылу вакыты булды. Сезнең күбегез мохтаҗларга кайгыртучанлык күрсәтә: хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә сезнең һәрбарчагызга да шушы изге айда күрсәткән игелекле гамәлләрегез, сабырлыгыгыз һәм рух көчегез өчен әҗер-савабын бирсен.

Ураза гаете – рухи чистарыну, тынычлык һәм шәфкатьлелекнең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм. Аның кыйммәтләре, нинди диндә булуга карамастан, һәркемгә якын. Хәзерге катлаулы заманда төрле культурадагы һәм традициядәге кешеләр арасында бердәмлекне, үзара аңлашуны һәм хөрмәтне саклау аеруча мөһим. 

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Күңелләрегез һәрвакытта иман, өмет һәм мәхәббәт белән тулы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев