Рәмис Сафиуллов: “Хәрбиләребез белән горурланам”
Тәтеш районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы тәтешлеләр белән очрашты.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Хөкүмәте вице-премьеры, ТР шефлыгындагы шәһәрләрне – Лисичанск һәм Рубежноены торгызу эшенә кураторлык итүче Фәнил Әһлиуллин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов составындагы делегация махсус хәрби операция зонасында булды.
Алар безнең районнан булган хәрби хезмәткәрләргә махсус техника, беренчел кирәк-яраклар һәм бүләкләр тапшырды. Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале һәм отличие билгеләре белән бүләкләү тантанасы булды.
– Хәрбиләребез белән горурланам. Без алар белән һәрчак элемтәдә һәм алар безнең Тәтеш җиренә кыска вакытлы ялга кайткан чакта очрашабыз. Безнең хәрби хезмәткәрләргә көч, сабырлык, чыдамлык һәм тиз арада туган йортларына исән-имин кайтуларын телим, – диде Рәмис Хатыйп улы.
РФ Президенты Владимир Путин карары буенча махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән алып уздырыла. Ул куелган максатларга ирешелгәнчегә кадәр дәвам итәчәк, алар арасында – Россиянең үз иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру тора.
Җиңү армиясенә кушыл! Сугышчан тәҗрибә һәм хәрби белгечлек булу әһәмиятле түгел. Кирәк-яраклар, хәрби өйрәнү, хәрби белгечлек сайлау, юл – барысы да бирелә һәм түләнә. Контракт имзалаганда бер тапкыр бирелә торган түләү Тәтеш хәрби комиссариатында бүгенге көндә 1 395 000 сум тәшкил итә.
Тәүлек әйләнәсе эшләүче элемтә телефоны: 8 (84373) 2-50-46, эш вакытында: 2-50-48.
Хәрби һәм сәяси әзерлектәге уңышлары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы тәтешлеләр “Татарстан Республикасы алдындагы
казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнделәр:
– Абмаев Анатолий Андреевич,
– Аксаков Николай Владимирович,
– Аптрейкин Алексей Владимирович,
– Баһавиев Илназ Алмаз улы,
– Волков Дмитрий Алексеевич,
– Гаврилов Александр Александрович,
– Дульдиев Рафаэль Айдар улы,
– Колсанов Максим Андреевич,
– Кузнецов Алексей Александрович,
– Кулаженков Василий Евгеньевич,
– Кутяшов Александр Григорьевич,
– Макаров Иван Николаевич,
– Мельников Сергей Владимирович,
– Мозафаров Фәнил Азат улы,
– Нигъмәтуллин Азат Илһам улы,
– Нотфуллин Данир Әмир улы,
– Осипов Алексей Петрович,
– Павлов Николай Олегович,
– Пигилов Денис Геннадьевич,
– Сәмигуллин Руслан Зиннур улы,
– Тихонов Андрей Николаевич,
– Тренин Александр Владимирович,
– Трофимов Николай Николаевич,
– Хәйретдинов Ленар Исламнур улы,
– Хисамов Рамил Илһам улы,
– Шәрәфуллин Булат Хәлим улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев