Моңа кадәр җәмәгать туклануы урыннары, яңа чикләүләр нигезендә, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.
(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Татарстанда җәмәгать туклануы биналарына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Бүген иртән традицион шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны әйтте. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк», - дип хәбәр итте Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр кертелү сәбәпле, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.
Галимова Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты, дип өстәде.
Нет комментариев