Рәмис Сафиуллов: Безнең районда туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: Безнең районда туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да

27 сентябрь – Туризм көне

(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Безнең районда туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да. Шәһәребез ватандашлар өчен дә, шулай ук чит ил кунаклары өчен дә елдан-ел тагын да җәлеп итүчән була бара. Тәтеш музее хезмәткәрләренең эше, тәтешлеләрнең мөнәсәбәте ярдәмендә рай­оныбызда кунакчыллык һәм киң күңеллелек хөкем сөрә. 

Туризм өлкәсе белән мәшгуль булган барлык белгечләргә нык сәламәтлек, планнарын һәм башлангычларын уңышлы тормышка ашыруларын, ышанычлы парт­нерлар һәм мәрхәмәтле кунаклар, ә туристларга яңа мавыктыргыч маршрутлар һәм онытылмас хис-кичерешләр телим”, – диде бәйрәм уңаеннан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.


Нет комментариев