Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәм җылысы һәр солдатны җылытсын

Соңгы арада районыбызда окоп шәмнәре ясау тагын да активлаша башлады.

фотоны Гөлсинә Габбазова тәкъдим итте

Алабирде кешеләре дә бу эшкә бик теләп алынганнар. Авылда яшәүче Гөлсинә Габбазова, махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләргә ярдәм итү йөзеннән, авылдашлары арасында төркем оештырган. Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр акча җыйганнар һәм парафин, фитильгә заказ биргәннәр. Бу эш белән һәрвакыт Галиева Алия шөгыльләнә икән. Кирәкле әйберләр килгәч, авыл активистлары мәдәният йортына җыелып, окоп шәмнәре ясаганнар. Бу инде аларның беренче тапкыр гына әлеге изге эш белән шөгыльләнүләре түгел. Бу юлы хәтта мәктәпнең 7 — 8нче сыйныф укучылары да кушылган. Әлбәттә, мәрхәмәтлелек ниятеннән кылынган гамәлләр уңышлы булачагына шик юк. 

Шушы көннәрдә алабирделеләр шәмнәрне Тәтешкә илтәчәкләр, ә аннан инде алар махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. 

— Моның белән генә тукталып калмаячакбыз, — ди авылның «Ак калфак» бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ризван кызы. — Киләчәктә дә бу эшне, һичшиксез, дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең егетләребезгә әлеге шәмнәр бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев