Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез

Татарстан буенча РСФ бүлеге республикада янәдән мошенниклардан телефон шалтыратулары теркәлгән дип хәбәр итә.

Мошенниклар пенсионерларны янәсе дә исәпкә алынмаган стаж буенча пенсиягә өстәмә түләүләр алу өчен РСФ бүлегенә килергә, аннан соң шәхси мәгълүматларын әйтергә яки сылтама буенча күчәргә ­чакыралар.

– Гражданнар социаль фондка шәхси мәгълүматларны төрле юллар белән белергә тырышкан билгесез затларга карата шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башлады, имеш, кабул итүгә, пособиеләргә, компенсацияләргә һәм пенсияләргә өстәмә түләүләргә язылу өчен. Ышанычлылык уяту өчен билгесез затлар кешеләргә исеме, әтисенең исеме белән мөрә­җәгать итәләр һәм аларның яшәү адресын әйтәләр, – ди РСФ бүлегенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокуклары буенча) җитәкчесе Ирина Большакова. – Бүген алдау өчен иң киң таралган темалар – “яңа ачыкланган стаж чорлары буенча пенсияләрне яңадан исәпләү”, “сугыш чоры балаларына май түләүләре” һәм “ана капиталын акчага әйләндерү”. Уяу гражданнарның күпчелеге ялганга ышанмый, ә социаль фондка, полициягә яки социаль яклау органнарына шалтырата. Ләкин тозакка эләгүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәбез, социаль фонд хезмәткәрләре телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүмат, парольләр һәм кодлар сорамый. Без ышанычсыз чыганакларга сак каравыгызны һәм бу очраклар турында якыннарыгызны да кисәтүегезне ­сорыйбыз.

Пенсияләрне рәсмиләштерү һәм яңадан исәпләү, шулай ук шәхси мәгълүматларны (ФИО, туган көн, СНИЛС, паспорт мәгълүматлары) эшкәртүне таләп итүче мәсьәләләр буенча шәхси консультация алу өчен РСФ клиентлар хезмәтенә һәм МФЦга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Моннан тыш, социаль фондның ярдәм итү чаралары турында тулы мәгълүмат РСФ сайтында һәм фонд­ бүлек­чә­сенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында да бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники