Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый

1 сентябрь – Белем көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов укучыларны һәм укытучыларны, студентларны һәм мөгаллимнәрне, укучыларның ата-аналарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый:

– Белем көне – безнең уртак бәйрәм, чөнки теләсә кайсы һөнәрнең, теләсә нинди эшнең нигезендә белем ята. 

Быел Тәтеш районындагы 120 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, чыгарылышларны мөстәкыйль тормыш алдыннан йомгаклау этабы көтә, һәр мәктәп укучысы, һәр студент танып белүнең тагын бер баскычына күтәрелә.

Мәктәп укучыларының, студентларның һәркайсына югары казанышлар һәм шатлыклы җиңүләр телим! Яңа уку елы уңышлы булсын, кызык­лы күп очрашулар, ачышлар, белемнәр китерсен һәм куелган максатларга ирешергә насыйп булсын. 

Райондагы барлык педагогларга һөнәри уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, игелекле һәм ярдәмчел укучылар телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев