Тәтеш районы башлыгы Һава-десант гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
2 август – Һава-десант гаскәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Һава-десант гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Һава-десант гаскәрләрен Ватанның ышанычлы калканы дип юкка гына әйтмиләр. Десантчылар сугышчан әзерлекнең югары дәрәҗәсен, батырлык һәм каһарманлык, аерым бер әхлак сыйфатларын күрсәтеп, Ватанга һәрвакытта тугры хезмәт итте. Тәтеш районында яшәүчеләр арасында да Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр аз түгел. Сез үсеп килүче яшь буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәгенә әйләндегез. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү хәзерге яшьләр өчен батырлык, каһарманлык, хәрби туганлык һәм үз иленә тугрылыкның шундый ук абруйлы мәктәбе булып торуына ышанам.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, җитешлек телим, иң изге теләкләрне юллыйм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев