Тәтеш районы башлыгы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен котлый
Бүген – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче барлык хезмәткәрләр көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия – илебездә гомуми белем бирүнең төп өлеше. Без барыбыз да балаларыбызның ярату, аңлау һәм уңайлылык мохитендә үсүен телибез. Тәрбиячеләрнең һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләрнең бурычы – балаларга шундый шартлар тудыру. Балалар бакчаларында сабыйларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче кешеләр каршы алуы бик мөһим.
Бу бәйрәм көнендә фидакарь хезмәтегез, киң күңелле булганыгыз һәм үз һөнәрегезне яратуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, рух күтәренкелеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев