Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы урман тармагы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын котлый

15 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов урман тармагы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын котлый:

– Иксез-чиксез урманнар – илебезнең төп байлыгы, яхшы экология һәм икътисади тотрыклылык нигезе. Сезнең җаваплы хезмәтегез – ул бәһаләп бетергесез милли байлыкны саклау, арттыру, сакчыл файдалану.

Районның урман хуҗалыгында мөһим хезмәтне намус белән башкаручы югары квалификацияле белгечләр эшли.

Авыр һәм игелекле хезмәтегез, үз эшегезгә җаваплы мөнәсәбәтегез өчен ихлас рәхмәтемне кабул итегез. Сез киләчәктә дә урман байлыкларын арттыру, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен бар көчегезне куярсыз дип ышанам. 

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, рух күтәренкелеге һәм үз көчегезгә ­ышанычлы булуыгызны телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев