Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен һәм ­ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

31 август – Ветеринария хезмәткәре көне

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен һәм ­ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Безнең районда ветеринария хезмәте агросәнәгать комплексын уңышлы үстерүдә зур әһәмияткә ия булып тора, ә ветеринар һөнәре – хаклы рәвештә хөрмәткә лаек.

Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләре белән бары тик хайваннар сәламәтлеген кайгыртып кына калмыйча, шулай ук район үсешенә дә, аның икътисади җитешлегенә дә йогынты ясыйлар. Халыкны куркыныч авырулардан саклау, терлекчелек продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту хезмәтегезнең җәмгыять өчен мөһим максаты булып тора. Сезгә мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек һәм күтәренке рух, бәхет һәм иминлек, гаилә җылысы һәм хезмәтегездә уңышлар телим!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев