Тәтеш районында чәчү эшләре башланды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары бөртекле культуралар, борчак, чөгендер һәм берьеллык үләннәр чәчүгә чыкты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, чәчү кампаниясе вакытында район кырларында 300 берәмлеккә якын трактор, 130 тырмалау агрегаты, 35 чәчү комплексы һәм 20 чәчү агрегаты эшләячәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары бөртекле культуралар, борчак, чөгендер һәм берьеллык үләннәр чәчүгә чыкты.
“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә – арпа, борчак, берьеллык үләннәр чәчүне; “Авангард”та – берьеллык үләннәр чәчүне; “Нива”да борчак чәчүне тәмамлаганнар инде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән
2024 елның 25 апреленә алынган мәгълүматлар буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев