Тәтеш районында Яңа ел чыршысы - төп кышкы традиция!
Көн темасы

Тәтеш районында Яңа ел чыршысы - төп кышкы традиция!

Бүген Тәтештә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була.

Тәтеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар бүген бәйрәм атмосферасыннан ләззәт ала һәм кыш башлануның төп вакыйгасы – шәһәрнең Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнаша ала.

Дата: 2025 елның 18 декабре

Вакыт: 18: 00

Урын: район мәдәният йорты каршындагы мәйдан

Сезне кышкы бәйрәмнәрнең яраткан геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында бай күңел ачу программасы, мавыктыргыч конкурслар, матур чыршы тирәли күңелле әйлән-бәйлән уйнау һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе көтә! 

Бөтен гаиләгез белән бергә җыелыгыз да сихер һәм шатлык атмосферасына чумыгыз, шәһәребезнең төп гүзәле өстендә утлар кабызыгыз һәм Яңа елны бергәләп каршылагыз!


Нет комментариев