Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешләр «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабында катнаштылар

Зона конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар Казанда Гала – концертта катнашачак.

15 октябрь Тәтеш муниципаль районының түбәндәге иҗат коллективлары «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Апаста зона этабында катнаштылар:

-«Иделкәй» татар вокал ансамбле (Тәтеш мәдәният йорты, җитәкчесе Рима Сафиуллова);

- «Шусам» чуваш халык ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Алена Старостина);

- «Иван да Марья» вокал ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Лилия Миңневәлиева);

- «Килдеш әбиләре» фольклор ансамбле (Килдеш мәдәният йорты, җитәкчесе Анна Абмаева);

-«Хәтирә» фольклор коллективы (Келәш мәдәният йорты, җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова);

- «Шатлык» фольклор коллективы (Бакырчы мәдәният йорты, җитәкчесе Миләүшә Әхмәдуллина);

- «Чивгоня» фольклор ансамбле (Киртәле мәдәният йорты, җитәкчесе Татьяна Абраконова);

- «Туслах» вокал ансамбле (Олы Шәмәк мәдәният йорты, җитәкчесе Елена Савелькина);

- Навил Ибраһимов (Бакырчы авылы мәдәният йорты);

- «Пилеш» фольклор коллективы (Чуаш Чикилдым авыл клубы, җитәкчесе Луиза Семенова);

- «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле (Урюм мәдәният йорты, җитәкчесе Елена Карпова).

Фестивальдә чыгыш ясаучылар зона этабында катнашулары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Зона конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар Казанда Гала – концертта катнашачак.

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Безнең йорт - Татарстан»