Тәтештә балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» муниципаль әдәби бәйге булды
Көн темасы

Тәтештә балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» муниципаль әдәби бәйге булды

Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус, чуваш һәм башка телләрдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Бүген Тәтештә балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» муниципаль әдәби бәйге булды.

Чараны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина сәламләү сүзләреннән ачып җибәрде. Ул балаларга һәм аларның ата-аналарына, укытучыларга, тәрбиячеләргә бу бәйгегә тырышып әзерләнгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус, чуваш һәм башка телләрдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.


Нет комментариев