Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә яшәүче алдакчыларга бер миллионнан артык акча күчергән

Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, тәтешлеләр җыйган акчаларын мошенникларга бирүләрен дәвам итәләр.

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлегенә мошенниклык гамәлләре факты буенча ике гариза кергән.

Агымдагы елның 18 һәм 19 мартында билгесез затлар 1953 елда туган Тәтештә яшәүче хатын-кызга шалтыраталар. Телефон аша сөйләшүләр барышында үзләрен Федераль иминлек хезмәте вәкилләре дип таныштыралар, һәм ниндидер кешеләр хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә телиләр дип, аны ялгыш юлга этәрәләр. Акчаларын «коткару» максатыннан, мошенниклар кушуы буенча ул түләү системасы кушымтасын хуплаган яңа мобиль телефон сатып алган һәм мобиль банк аша үзенең счетындагы акчаларын яңа банк картасына күчергән. Аннары мошенниклар кушуы буенча, кәрәзле телефонын банкоматка якын китереп, мошенникларның билгесез счетларына 1 миллион 305 мең 200 сум акча җибәргән. 

Бары тик 2024 елның 28 мартында гына, мошенниклар элемтәгә чыгудан туктагач кына, зыян күрүче Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Тәтештә яшәүче балигъ булмаган ир бала Интернет челтәрендә «Өйдә һәм читтән торып эшләү» дигән реклама күрә. Әлеге рекламага баскач, үзен Марьяна Алексеевна дип тәкъдим иткән хатын-кыз белән языша башлый, алга таба ул интернет-кибетнең 6 товарын тасвирлый. Эшләгәнгә акча алу өчен яшүсмер үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә, аннары — СМС-хәбәрләрдә килгән кодларны. Нәтиҗәдә аның счетыннан 1800 сум күләмендә акча алына. Егет акча эшләү генә түгел, булганын да урлата.

Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Чираттагы тапкыр исегезгә төшерәбез: таныш булмаган кешеләр белән шикле килешүләргә кермәгез, Интернет челтәрендәге шикле сайтларда паспорт мәгълүматларын һәм банк карталарының реквизитларын кертмәгез! Гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү сезнең акчаларны саклап калырга ярдәм итәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники