Тәтештә район күләмендә ифтар мәҗлесе үткәрелде
Ифтар мәҗлесе «Барс» комплексына узды.
Тәтештә кичә Рима һәм Рәмис Сафиулловлар гаиләсе исеменнән район күләмендә ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Ул "Барс" комплексына узды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ифтарны ачып җибәреп, үзенең изге теләкләрен ирештерде.
Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән аятьлләре укыды, күркәм вәгазь сөйләде, залда азан әйтелде.
Җыелучылар авыз ачканнан соң, ахшам намазы укылды, шуннан соң һәркем мул табын артында сый-нигъмәтләрдән авыз итте.
Ифтар Казаннан, Ульяновскида килгән дин әһелләренең һәм мәртәбәле кунакларның тирән эчтәлекле чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев