Уңышка нигез салына
Көн темасы

Уңышка нигез салына

Тәтеш районында язгы чәчү тулы көченә бара.

– Минераль ашламалар куллану – хәзерге авыл хуҗалыгының мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Аларны дөрес файдаланганда, алар, үсемлекләрне кирәкле туклык­лы матдәләр белән тәэмин итеп, туфракның уңды­рышлылыгын сак­лап калырга ярдәм итә. Минераль ашламалар үсемлек­ләрнең авыруларга һәм стрессларга чыдамлылыгын арттырырга, тамыр системасын ныгытырга һәм культураларның актив үсүенә булышлык итә. Шулай итеп, алар кырларның уңдырышлылыгын һәм аннан алынган  про­дукциянең сыйфатын арттыруга йогынты ясый. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына быел бер гектарга кимендә 200 килограмм тәэсир итү­чән матдә запасы туп­лау бурычы куелды, – дип басым ясады районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.  

фото: Радик Юнысов

 

 


Нет комментариев