Үз сәләтеңне ачарга насыйп булу һәм аны тәҗрибәдә куллану, бу теләсә кайсы кеше өчен зур бәхет.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).
Эшләүче яшьләрнең “Безнең заман” ачык республика телевизион
иҗат фестивале гран-приенда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе командасы җиңүгә иреште.
Бу инде өченче тапкыр. Һәм бу уңышта якташыбыз, Бакырчы авылында туып-үскән Рифат Вәлиевнең дә өлеше зур. Сәхнәдә ул мәктәп елларыннан ук, тәтешлеләргә “Йолдызлык”, “Ватан”, “Дулкыннар” яшьләр фестивальләрендә берничә тапкыр җиңүче буларак яхшы таныш.
Бу гаҗәп тә түгел – аның идея илһамчысы әнисе – укытучы. Фирдәвес Харис кызы белән без кадерле кешеләр, гаиләдә матур гадәткә кертелгән асыл хәзинәләрнең ничек итеп зур әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләштек.
Россиянең гомуми белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре, Бакырчы урта мәктәбе укытучысы Фирдәвес Вәлиеваның педагогия эшчәнлеге шактый зур. Аның 33 еллык хезмәте район, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Фирдәвес Харис кызы иң яхшы мөгаллимә һәм укытучы-оста буларак грантлар белән бүләкләнгән. Шулай да иң зур бүләк, аның әйтүенчә, – ул балаларның уңышлары.
“Мин Алабирде авылында тудым. Гаиләдә биш бала ярату һәм кайгырту, әдәбиятка һәм җырга игътибар тоеп үстек. Шунысына гаҗәпләнәм: тормыш авыр булуга карамастан, бездә кичләрен китаплар укыдылар. Шулай гадәтләнелгән иде. Әти аеруча да күп укыды, – дип сөйли педагог. – Ә ял көннәрендә без бөтен гаилә белән радиодан драма әсәрләре тыңладык. Рус язучысы Константин Паустовскийның “Телеграмма” әсәре, татар классик драматургы Шәриф Камалның “Акчарлаклар” драмасы буенча радиоспектакльләр хәтердә калган. Берәр төрле очрашуларда һәм бәйрәмнәрдә әти-әнием дуэт буларак лирик җырлар башкаралар иде. Өйдә еш җырладылар, без, балалары, тын да алмый тыңладык. Әти-әни якты дөньядан яшьли киттеләр, ә бу җырлар миңа алар хакында искә төшерә, бәхетле балачакка кайтара”.
Фирдәвес Харис кызының өч кыз туганы Казанда яши, ә ул үз бәхетен авылда тапкан. Ире Рафаил белән 32 ел бергә иңгә-иң куеп гомер кичерәләр. Зирәк, кайгыртучан каенанасы белән алар бер гаиләдәй тату яшәгәннәр. Тормыш сизелми дә алга чаба – туктатып тору мөмкин түгел. Балалары үсеп буй җиткәннәр һәм тормышта үз юлларын тапканнар. Регина Казанда 10 ел стамотология поликлиникасында ассистент булып эшли, үз гаиләсе бар. Оныклары Ясминә дә үзенең беренче мәктәп каникулын әбисе һәм бабасы янында үткәргән.
Рифат – “Юл хәрәкәте иминлеге” республика учреждениесендә баш белгеч. Аның җырчы буларак осталыгы арта бара: “Безнең заман” фестивалендә дүртенче ел рәттән катнашып, беренче урынны яулый. Аның таланты бик иртә, балалар бакчасында чакта ук ачылган. Рифатка кечкенәдән татар халкының моңлы, матур җырлары ошаган. Бүгенге көндә Илһам Шакиров, Филүс Каһиров репертуарындагы әсәрләр аның күңеленә хуш килә.
“Шәхес булуга нигез нәкъ тә гаиләдә салына – баланың бәхетле булуы, тәрбиягә бәйле, – ди Фирдәвес Харис кызы. – Бәхетне тулыландыру өчен намуслы булырга, хезмәтне, матурлыкны яратырга, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга, туганлыкның кадерен белергә кирәк, бу аеруча да мөһим”.
рәсемдә: Фирдәвес Вәлиева улы Рифат белән./ФОТО ГАИЛӘ АРХИВЫННАН
Нет комментариев