Белем, тәҗрибә һәм хис-кичерешләрне үзара алмашу – бары тик шулай мавыктырып һәм үз артыңнан ияртеп барып кына эшләргә мөмкин, дип инана Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәге педагоглары.
(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Өстәмә белем бирү өлкәсендәге хезмәткәрләрнең “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этап нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр: өстәмә белем бирү үзәге педагогы Дмитрий Никоноров муниципаль этапта 1нче урынны һәм зона этабында 2нче урынны алды, өстәмә белем бирү үзәгеннән Наталья Филиппова һәм Олы Шәмәк мәктәбеннән Лариса Лашманова муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар. Вероника Понедельникова, өстәмә белем бирү үзәге директоры: “Һөнәри осталык бәйгесе – ул үзеңнең сәләтеңне бәяләү өчен яхшы мөмкинлек, ул үзенә бер төрле күнекмә, аңа әзерләнү барышында үзең өчен һәрчак нинди дә булса яңалыкны табарга була, хезмәттәшләр белән аралашуы да шулай ук бик зур әһәмияткә ия. Бәйгегә без оста педагогларның бөтен коллективы белән әзерләнәбез”.
Лариса Лашманова: “Педагог-оештыручы булып мин мәктәптә инде 17нче ел эшлим. Без шәкертләр белән төрле иҗади проектларда, бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Мисалга, күптән түгел безнең укучы “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” республика проектында икенче урынны алды, бу бик сөендерде. “Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында мин 2013 елда катнаштым һәм “Социаль-педагогия юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы” номинациясендә 3нче урынны алдым, ә быел җиңүче булдым. Миңа укытучылар белән мастер-класслар уздыру һәм үземә дә укучы ролендә булу кызыклы булды. Дәресләрне мин башка караштан чыгып карадым, баксаң, җитешсезлекләр күренә икән, дәрес максатларына ирешергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле гамәли кулланмаларны, ысулларны һәм техникаларны үземнең игътибар үзәгенә алдым. Минем өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Өстәмә белем бирү үзәге методистлары миңа бәйгегә әзерләнгәндә зур булышлык күрсәтте”.
Наталья Филиппова: “Өстәмә белем бирү үзәгендә мин вокал буенча педагог булып 2017 елдан бирле эшлим. Менә инде өч ел дәвамында “Шатлык” вокаль берләшмәсе җитәкчесе булып торам, анда 5тән 18 яшькә кадәрге балалар укый. “Үз эшемне мин яратам!” дип кыю итеп әйтә алам. Безнең белем бирү системасында педагогларның осталык һәм һөнәри эшчәнлек үсеше өчен бик күп мөмкинлекләр бар, бәйгеләрдә катнашу шундыйларның берсе. “Йөрәгемне балаларга бирәм” бәйгесе минем өчен дебют, гаҗәеп тәҗрибә алу һәм әлбәттә инде, үземнең эшчәнлектә һөнәри үсеш булды”.
Нет комментариев