Безнекеләр сынатмады, афәрин!
Җәмгыять

Безнекеләр сынатмады, афәрин!

Казанда VIII Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финалы булды.

156 егет-кыз катнашкан россиякүләм бәйгедә финалга 8 егет, 8 кыз чыкты. Безнекеләр дә сынатмады, афәрин! Анда безнең районны Тәтеш татар урта мәктәбе укучысы Илнур Гарифуллин белән Алабирде урта мәктәбе укучысы Инзилә ­Нургалиева тәкъдим итте.

– Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үтте. Аннары финал өлеше булды. Бәйге кысаларында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында рәсми экскурсия дә узды. Анда  мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштык. VIII Бөтенроссия “Ак калфак” бәйгесенең III туры татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган уңышлы чара булып тора. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла, укучы яшьләрнең үзара тәҗрибә уртаклашуын максат итеп куя. Бәйгедә катнашуда безгә остазларыбызның ярдәме зур булды. Мондый чаралар яңа дуслар белән танышырга этәргеч ясый. Анда катнашып, яңа тәэсирләр, хис-кичерешләр белән тулыландык, – диде­ләр бәйгедә катнашкан Инзилә белән Илнур.   

Бәйгедә катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар башта аш-су этабында осталык­ларын күрсәткәннәр. Аннары Тукай әдәби музеенда булып, музей заллары, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышканнар. Бәйгенең хөкемдарлары белән әң­гәмә дә биредә үткән. Яшь катнашучыларның белем һәм фикерләү сәләтен ачып бирүче сораулар яңгыраган.  

– Егет-кызлар белән аралаштык. Балалар үз­ләрен бик камил күрсәттеләр. Алар тыңлый да белә, кызыксынучан да. Катнашучыларны өчпочмак ясауда сынадык. Егетләр эчлеген әзерләсә, кызлар камыр басты. Шулай ук егет­ләр чулпы эшләде, кызлар келәм чигү алымын өйрәнделәр. Бу этапта аларга Балтачтан һәм Арчадан килгән осталар ярдәм итте. Туган яклары тарихын, җиде буын шәҗәрәләрен белүне дә тикшердек. Бәйге җиңүчеләре һәм дипломантлары истә­лекле бүләкләр белән бил­геләп үтелделәр, – диде Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җи­тәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе ­Кадрия Идрисова.

Аның әйтүенчә, ул һәр катнашучыга шәхсән ки­ңәшләрен биреп, хуплау сүзләре дә җиткергән. Бу исә, яшьләрне яңа җи­ңү­ләргә канатландырып, этәргеч булып тора.

фотоны Гулзәр Сагыйрова тәкъдим итте
 


Нет комментариев