Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булдылар
Җәмгыять

Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булдылар

Өстәмә белем бирү үзәгенең “Ай корабле” “Җәй җырлый – 2020” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Өстәмә белем бирү үзәгенең “Ай корабле”  “Җәй җырлый – 2020” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

Ансамбльнең җитәк­чесе – сәләтле педагог Эльмира Җаббарова. Бәйгедә быел Россиянең 49 төбәгеннән җырчылар һәм вокаль ансамбльләр ­катнашкан. Нәтиҗә ясаганда жюри музыка сәләте дәрәҗәсен, катнашучыларның басым ясау чисталыгын, шулай ук артистлыкны, сәхнә культурасын, үзенчәлек тойгыларын, башкарылган әсәрнең катлаулылыгын исәпкә алган.  

Рәсемдә: Яшь тәтешлеләр рәхәтләнеп “Ай корабле”ндә вокал белән шөгыльләнә. фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев