Тәтештә яшәүче Юдиннар хуҗасыз хайваннарга карата кызгану хисләре кичерәләр һәм аларны кайгырталар.
(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Тәтештә яшәүче Юдиннар хуҗасыз хайваннарга карата кызгану хисләре кичерәләр һәм аларны кайгырталар.
Аларның йортында Граф кушаматлы эт, мәчеләре Муся белән Лиза яши. “Этне мин урамнан аягы бик җәрәхәтләнгән килеш алып кайттым. Терелде. Граф хәзер сәламәт! Мусяны элекке хуҗалары 12 ел бергә яшәгәннән соң урамга чыгарып ташлаган иделәр, сәбәбе – яңа җиһазлар белән яңа фатир сатып алуда. Ә Лиза безгә Мурманскийдан кунак булып кайтты, шулай итеп калды да”, – дип сөйли Елена Васильевна.
Ул ире белән бергә хуҗасыз хайваннарны ашата. Бары тик йорт-җирсезләрне генә түгел – аларның өйләренә килүчеләрнең күпчелеге муенчаклары булган урамда йөрүче этләр.
“Хуҗасыз хайваннар булмасын өчен нишләргә кирәк? Кешеләрдә бары тик киң күңеллелек һәм үзләренең дүртаяклы дусларына карата җаваплылык хисләре булу зарур. Ә кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә килгәндә хәзер бу зур проблема”, – ди Елена Васильевна.
фото: Юдиннар гаилә архивыннан
Нет комментариев