Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Казанда «Мерседес» автомобиле, койманы ватып, трамвай юлында баганага бәрелгән

    Юл һәлакәте кичә кич Зур Крыловка урамында булган.

    (Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Мерседес» машинасы, тимер койманы ватып, трамвай юлында баганага бәрелгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шул хактагы видеороликны интернетка урнаштырган.

    Юл һәлакәте кичә кич Зур Крыловка урамында булган. Видеодан күренгәнчә, «Мерседес» автомобиле, тимер койманы ватып, трамвай юлына килеп кергән һәм баганага бәрелеп туктап калган.

    Авария нәтиҗәсендә машинага җитди зыян килгән. Машина йөртүченең язмышы әлегә билгеле түгел. Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр язуынча, шофер исән калган һәм аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. 

     

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/13/187966/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: