Келәш авылының татар халык театры Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча “Сынган беләзек” спектаклен куйды.
Авыл кешеләре әйтүенчә, артистлар аларга бик матур ял сәгате оештырган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар, китапханәче Гөлфинә Әмерханова, үзешчәннәр Гөлгенә Садыйкова, Зөфәр Минһаҗев һәм Марс Җамалетдиновлар үз рольләрен чын артистларча осталык белән башкарганнар. Әлеге спектакль тамашачыларны көлдергән дә, елаткан да, үткәндәге яшьлекләрен, авыр еллар хатирәсен тагын бер кат йөрәкләрендә кузгаткан.
Күренешнең үзәгендә – тормышын сугыш үзгәрткән яшь солдат Мифтахетдин язмышы. Фронтка алынгач, ул озакламый дошманга әсирлеккә эләгә. Кача башлагач, ул фин урманнарында югала. Яраланган килеш аны Диләрә исемле кыз таба. Туган илендә эзәрлекләү куркынычын аңлап, Мифтахетдинне Швециягә озаталар, анда ул 50 ел гомер кичерә. Спектакльнең төп мәгънәсе – Мифтахетдиннең үзенең яшь хатыны Фәгыйләгә фронтка китәр алдыннан бүләк итеп калдырган беләзеге. Аны ул саксызлыгы белән урталай сындырган була. Күп еллар чит илдә яшәгәннән соң, Мифтахетдин гаиләсе белән очрашу хакында хыяллана. Әмма кайтуы якыннарына зыян китерергә мөмкин дигән курку хисе аны бу ниятеннән туктатып кала. Нәтиҗәдә геройларның язмышын чит илдән килгән хат үзгәртә...
Тамаша үзенең күпкырлылыгы белән таң калдыра: әтисе белән улының дистә еллардан соң очрашуы күңелле күренешләр, кызыклы мизгелләр белән үрелеп бара. Бу мәхәббәт һәм гаиләнең мәңгелек кыйммәтләрен искә төшереп, елмайта да, күзләрне дә чылата торган тарих! Уйланырга, гыйбрәт алырга да җирлек бар монда...
фото: Наталия Фролагина
Нет комментариев