Җәмгыять

Хезмәт кенәгәсе. Сайларга өлгерегез

РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова гәҗит укучыларыбызның электрон хезмәт кенәгәсе хакындагы сорауларына җавап бирә.

(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

  РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова гәҗит  укучыларыбызның электрон хезмәт кенәгәсе хакындагы сорауларына җавап бирә.

– Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү мәҗбүри ­булып торамы?

– Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү эшләүче барлык гражданнар өчен ирекле  булып тора һәм бары тик гражданинның ризалыгы белән генә тормышка ашырыла. Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар өчен генә искәрмәләр була. Бу кешеләргә эшләү чорындагы барлык мәгълүматлар баштан ук бары тик электрон төрдә, кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, алып барылачак. Моның белән беррәттән, эш бирүче РПФның мәгъ­лүмат сис­темаларында саклау өчен һәрбер хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы төп мәгълүматны, хезмәткәр тарафыннан сайлап алынган төргә карамастан,  булдыра һәм тәкъдим итә. Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсен сак­ларга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр эш бирүчегә язмача гариза тапшырырга кирәк, бу очракта эш бирүче кәгазь төрдәге хезмәт кенәгәсе белән бергә электрон рәвештәгесен дә алып баруны дәвам итәчәк.

– Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлеге нәрсәдә?

– Өстенлекләре күп: гражданнарның пенсия хокук­ларының саклануын гарантияли; үзеңнең  хезмәт эшчәнлегең турындагы мәгълүматны уңайлы һәм тиз белә алу; ялгышлык киткән, төгәл булмаган һәм ышанычсыз мәгълүматларның аз булуы; читтән торып эшкә урнашырга өстәмә мөмкинлек булу; хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны файдалану өчен дәүләт хезмәтләре алу һәм мәгълүматларның югары дәрәҗәдә имин булуы һәм саклануы.

– Хезмәткәр хезмәт эшчәнлеге турындагы ­мәгъ­лүматны ни рәвешле алырга мөмкин?

– Үзеңнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълү­матларны алырга мөмкин: 
 соңгы эш урынындагы эш бирүчедән тиешле дәрәҗәдә расланган кәгазь төрдә яки электрон ­документ төрендә; 
  кәгазь төрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтүче күп функцияле үзәктә; 
 Россия Федерациясенең пенсия фондында кәгазь төрдә яисә электрон документ төрендә; 
 дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын файдаланып яки Россия Федерациясенең пенсия фонды сайтында электрон төрдә.

– Электрон хезмәт кенәгәсен керткән вакытта эш бирүчеләрнең нинди вазифалары барлыкка килде?

– Эш бирүчеләр өчен исәп-хисап ясауның мәҗбүри яңа төре кертелде. Кабул итеп алынган һәм эштән азат ителгән иминиятләштерелгән затларга карата 1 апрельдән  исәп-хисап – тиешле боерыкны (күрсәтмәне) киләсе көн алдыннан, эш көненнән соңга калмыйча бастыру. Башка даими эшкә күчкән очракта, башка күченүләр булганда (вазифада үзгәрешләр), теркәлгән зат тарафыннан хезмәт кенәгәсе алып бару тәртибе турында гариза бирү – киләсе айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча. Эш бирүчеләр хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алып бару төрен сайлау хокукы хакында язмача белдерергә тиеш, хезмәткәрләрнең сайлау төре хакындагы гаризаны 2020 елның 31 декабренә кадәр кабул итү, хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар белән электрон яки кәгазь төрдәге язманы хезмәт килешүе туктатылган көннән өч эш көне дәвамында бирергә бурычлы.

Эш бирүченең РПФга тәкъдим иткән хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларда хезмәте хакында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгъ­лүматлар ачыкланган очракта, эш бирүче хез­мәткәрнең язмача гаризасы буенча хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны төзәтергә яки өстәп язарга һәм аларны РПФга ­тапшырырга тиеш.

– Эш бирүчеләр хезмәт законын бозган өчен ­нинди җаваплылык йөртә?

– Билгеләнгән вакытта яисә тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүматлар, иминиятче яки аның вазифаи заты хезмәт законын бозган өчен, хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган админис­тратив җаваплылыкка һәм башка төрле хокукый норматив актларга җәлеп ителәчәк. 

Эшләүче затларның хезмәт эшчәнлеге турында тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүматларны тиешле вакытында РПФга тапшырмаганда Росхезмәт федераль дәрәҗәгә юллый, ә Росхезмәт ведомствоара үзара хезмәттәшлек тәртибендә Россия Федерациясенең хезмәт субъектларының дәүләт инспекциясенә. Әгәр эш бирүче пенсия фондына мәгълүмат бирмәсә, ул чакта, әлбәттә, стаж турындагы мәгълүматлар хезмәткәрнең шәхси счетында ­чагылыш тапмаячак.    
 


Нет комментариев