Тәтеш муниципаль районының экология куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча комиссия утырышында районда профилактик прививкалардан баш тарту белән көрәшү буенча кичектергесез чаралар кабул итү кирәклеген тикшерделәр.
(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш муниципаль районының экология куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча комиссия утырышында районда профилактик прививкалардан баш тарту белән көрәшү буенча кичектергесез чаралар кабул итү кирәклеген тикшерделәр.
Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев 2019 елның 22 апреленнән алып ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия карарына нигезләнеп, иммун профилактикасы буенча эшләрне тормышка ашыру мөһимлеген билгеләп үтте. Утырышта шулай ук районда кешеләр һәм хайваннарның аеруча да куркыныч чирләрен профилактикалау чараларын куллануның нәтиҗәлелеген анализладылар.
Нет комментариев