Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комсомол исеме таныш...

Быел комсомол оешмасы барлыкка килүнең йөз еллыгы билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 27 октябрь, Тәтеш таңнары). Гәҗит укучыларыбыз аның белән бәйле яшьлек хатирәләрен уртак­лаштылар.

Вера Евграфова: “ВЛКСМ әгъзасына район комсомол комитетында тантаналы рәвештә кабул иттеләр. Миңа авылдан килгән 14 яшьлек кызга ул чакта бина бөек һәм тантаналы булып тоелды. Кабул итү буенча кырыс комиссия дулкынлану уятты. Күп еллар узды, ләкин хәтердә шул көннең төп мизгелләре уелып калган. Безгә, комсомолга керүчеләргә, сораулар бирделәр, ә аннары значок һәм комсомол билеты тапшырдылар – ул гаилә архивында әлегә кадәр сак­лана. Шул чактагы якты хисләр, әлеге документны тапшыр­ган мизгелдән соң барлыкка килгән зур җаваплылык шулай ук күңел түрендә урын алып тора. Яшьләр оешмасының тормышы кызыклы, яхшы оештырылган иде. Минем өчен комсомол – бу хәрәкәт, яшьлек, якты киләчәк. Үз вакытында мин комсомолның Югары мәктәбенә сайлап алуны үттем”.

Ольга Андрианова: “ВЛКСМга кабул итү кагыйдәсе түбәндәгечә иде: тәкъдимнәр җыярга кирәк булды. Кандидатларны ачыктан-ачык тикшергәннән соң, мәктәпнең комсомол җы­елышында ВЛКСМ комитетында билетлар һәм значоклар тапшыру белән кабул итү үтте. Комсомол-активистларның тәкъдимнәрен мин бер кыенлык­ларсыз алдым. Җыелышка ба­рырга курыктым. Минем проблемам бар иде: устав. Яшермим, ятлап карадым.  Файдасыз! Хәер, эш уставка кадәр барып җитмәде. Җыелыш мәктәп китапханәсендә узды. Кандидатлар биш кеше иде. Без коридорда басып торабыз, ишекнең икенче ягында һәркайсыбызны чират буенча тикшерәләр. Характеристиканы укыйлар. Лаек­лымы икәнлеген ачык­лыйлар. “Риза”, “каршы”, “тоткарландык”, “күпчелек тавыш бирү белән кабул ителде”. Мин соңгысы идем. Алҗып-талчык­кан йөзләрне хәтерлим. Комсомолга нинди максат белән керүемне сорадылар. Тавыш бирделәр, котладылар һәм билет тапшырдылар. 
Мин актив комсомолчы идем һәм җәмгыять эшләрендә беркай­чан да авырсынмадым”.

Татьяна Лизунова: “Комсомол – ул яшьлек, күңелле вакыт. Башта мине октябрят сафына кабул иттеләр. Бу комсомол юлы буенча иң беренче адым, аннары мин пионер булдым, шуннан соң комсомол оешмасы сафына кабул иттеләр. Комсомол булыр өчен, имтихан бирергә кирәк иде: укуың ничегрәк, мәктәп тормышында катнашасыңмы, ВЛКСМ уставын беләсеңме. Өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыштык, тимер-томыр җыйдык, спектакльләр куйдык, әдәби кичәләрдә һәм Ленин бакчасында агач үсентеләре утыртуда катнаштык. Үземнең каеннарны әлегә кадәр хәтерлим. Мин аларны үземнең яраткан 1нче мәктәбем ягыннан керү юлында утырттым. Кыс­касы, бу тормышымда күңелле вакытлар булды”.   

Сораштыруны  Елена ВИКТОРОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев