Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау

    Барлык оешмалар, аларның оештыру-хокук төре, тармак кирәк-яракларына бәйле булудан тыш, ришвәтне кисәтү буенча чаралар кабул итәргә бурычлы.

    (Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова). Барлык оешмалар, аларның оештыру-хокук төре, тармак кирәк-яракларына бәйле булудан тыш, ришвәтне кисәтү буенча чаралар кабул итәргә бурычлы.

    Оешмалар эшчәнлегендә коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау һәм бетерүгә юнәлтелгән төгәл тәртип­ләр һәм чаралар язу әлеге оешмаларның коррупциягә каршы сәяси торышына кагыла. Өстәвенә оешмаларның нәкъ тә менә нинди чаралар кертергә кирәклеге, аның эшчәнлек үзенчәлеге һәм тормышка ашырыла торган функцияләреннән, оешмаларның коррупция куркынычына тиешле билге үзенчәлегеннән чыгып, мөстәкыйль  рәвештә билгеләнә.

    Төп таләп – алар законга каршы килергә һәм оешмадагы хезмәткәрләргә яки башка затларга норматив хокукый актларда каралмаган бурычлар куярга тиеш түгел, дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.

    Коррупцияне кисәтү буенча чараларга керергә мөмкин: коррупцияле һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы подразделениеләр яисә вазифаи затлар билгеләү; оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге; оешманың намуслы эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартлар һәм процедураларны эшләү һәм кертү; оешма хезмәткәрләренең этика кодексын һәм хезмәт тәртибен кабул итү; мәнфәгатьләрдәге бәхәсләрне бетерү һәм җайга салу; ышанычсыз исәп-хисап ясау һәм ялган документларны файдалануга юл куймау.

    РФ прокуратурасы органнары хәбәр иткәнчә, оешмалар тарафыннан коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча җирле норматив актлар кабул итмәү һәм аларны федераль канун белән вакытында тиешле тәртипкә китермәү “Коррупциягә каршы хәрәкәт турында”гы Федераль законның “Оешмаларның коррупцияләрне кисәтү буенча чаралар куллану бурычы”ның 13.3 маддәсенең гадәти хокук бозуларына кагыла.

    Шулай ук РФ оешмаларының кайберләре тарафыннан хокук саклау органнары белән тиешле үзара бәйләнеш һәрвакытта да тәэмин ителми һәм мәнфәгатьләрдәге бәхәсне бетерү һәм җайга салу буенча чаралар кабул итмәү белән бәйле хокук бозуларга юл куела. Товарлар сатып алу, эш һәм хезмәтләр күрсәтүне тормышка ашырган вакытта коррупциягә каршы хәрәкәт турындагы законны бозу очраклары күзәтелә. Оешмаларның сатып алу эшчәнлеге хакындагы положение нормалары норматив билгеләнеш һәм сатып алу тәртибенең үтә күренмәле булу таләпләренә җавап бирергә тиеш.


    “Коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы хәрәкәт буенча оешмалар тарафыннан чаралар эшләү һәм кабул итүгә методик күрсәтмәләр” РФның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының www.rosmintrud.ru сайтында урнаштырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: