Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыңгыр эшләр

ТР Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча

(Тәтеш, 27 октябрь, Тәтеш таңнары). 3 октябрьдә көндезге вакытта Малкин – ­­К. Либк­нехт урамнары чатындагы җәяүлеләр чыгу юлында ВАЗ-2109 машинасын йөртүче ир-егет җәяүле хатын-кызны бәрдерә, ул алган җәрәхәтләре белән, ике тубык сөяге сынган хәлдә, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә озатылган.

4 октябрьдә уздырылган тик­шерү рәвешендәге сатып алу барышында Тәтештә яшәүче берәү үз фатирыннан 0,75 литр спирт кушылган сыеклык сата, ул экспертизага җибәрелгән. Хатын-кызның гамәлендә адми­нистратив хокук бозу билгеләре карала.

8 октябрьдә иртәнге сәгать 9да кизү частенә Чинчуринода яшәүче мөрәҗәгать итә, һәм 8енә каршы 7 октябрь төнендә аның өеннән билгесез кешеләрнең “Ока” машинасын куып китүләре турында хәбәр итә. Тикшерү барышында машина табыла, ул хуҗасына кай­тарыла. Җинаять эше кузгатылган.

11 октябрьдә иртәнге сәгать 8дә машина руле артына утырган хатын-кыз шәһәрдәге Тәтешкә 200 ел – Горький урамнары чатындагы җәяүлеләр чыгу юлында бер хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче аягы сынып, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә озатылган.

11 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Тәтеш – Ундора юлының 25 чакрымында дәүләт номер тамгалары булмаган Т-16 тракторын иярләүче исерек хәлдәге авыл кешесен тоткарлый. 
Җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев