Район авыллары мәктәпләрендә, китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында Әниләр көне уңаеннан төрле чаралар булды.
Зур Әтрәч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары әниләрне кунакка чакырып, бик матур бәйрәм оештырганнар. Чара барышында балалар кадерле әниләренә багышлап җырлар, биюләр башкарганнар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгәннәр, үз куллары белән белән ясаган чәчәкләрне бүләк иткәннәр.
Олы Тормы авылы китапханәсендә үткән әдәби кичә шигырьләр, җырлар, конкурслар, биюләр белән үрелеп барган. Анда катнашкан барлык хатын-кызлар да рәхәтләнеп ял иткән, көндәлек мәшәкатьләрне онытып, күңел ачкан.
– Бәйрәм уңаеннан тирән эчтәлектәге китап күргәзмәсе дә бизәлгән иде. Очрашу ахырында һәркем бәйрәмнән алган үзенең күңел кичерешләре, тирән тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде, – диделәр бәйрәмдә булган олытормылылар.
Бакырчы авылы мәдәният йортында бик күркәм чара оештырылган. Аны җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов матур теләкләрне үз эченә алган җылы эчтәлектәге чыгыш белән башлап җибәргән. Шуннан соң тамашачылар татар халкының “Исем кушу” йоласын карап хозурланганнар.
Нет комментариев