Районыбыз кешеләре әдәби марафон финалына барды
Җәмгыять

Районыбыз кешеләре әдәби марафон финалына барды

Тәтеш районының матур әдәбият укырга яратучылары XXIX Дөньякүләм “Әдәби марафон” проектында катнашып, финалга чыкты.

 

 Алар – төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар һәм мәктәп укучылары, барлыгы 12 кеше, әдәби марафон проектын оештыручылар тарафыннан чакыру алып, Казан шәһәренең Универсиада авылында – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының зур концертлар залында узган тантанада бүләкләнделәр, шулай ук язучылар, шагыйрь һәм ша­гыйрәләр белән якыннан ук кү­решеп сөйләштеләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очраштылар.   

Быел әдәби марафон алдагы елларга караганда үзенчә­леклерәк булды. Башта аерым бер сан белән билгеләнгән үз әйдаманыңны сайлап алырга кирәк булды. Безнең районның әйдаманы – ул Зур Әтрәч авылыннан китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. 

– Әйдаман булуым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Әдәби марафонда катнашу өчен башта проектка кушылырга өндәп язылган хәбәргә плюс тамгасы куярга кирәк иде. Мин шулай эшләдем дә. Ләкин ул әйдаман булырга теләк белдерүчеләр өчен булган икән. Ә мин инде моны аннары гына ялгышлык белән куйганымны аңлап алдым һәм зинһар алыгызчы, дип яздым. “Эшләп кара әле, нәтиҗәсе ничек булыр”, – диде проектны оештыручы Раил Мәүлетович Гатауллин. Шулай итеп, райондашларны әдәби марафонга кушылырга өнди башладым. Башлангычы начар түгел, дип уйлыйм. Бу юлы финалга чыгучылар: китапханәчеләрдән – мин, Лилия Гарифуллина, Гөлфинә Әмерханова, Гөл­наз Хәертдинова, Чулпан Нигъмәтуллина, мәдәният хезмәткәрләреннән Гөлчәчәк Галимова, Гүзәл Шәмсетдинова, Алсинә Фәйзуллина, район газетасыннан Сания Сәмигуллина, Алабирде мәктәбе укучыларыннан Диләрә Хәйруллина белән Гүзәл Саппарова, Зур Әтрәчтән Иршат Хәйруллин. Әдәби китап уку марафонына яшь буынның да кушылуы сөендерә. Быел район җитәкчелеге барып кайтыр өчен автобус бүлеп бирде, рәхмәт аларга. Бу да шулай ук  безнең өчен зур шатлык һәм бик уңайлы булды. Теләгем шул: районыбыз кешеләре бердәм рәвештә кушылсын, киләсе елда булачак марафонда исәбебез тагын да артсын иде, – диде Зөбәрҗәт Ибраһим кызы.   

“Әдәби марафон” – ­дөнь­я­­­күләм үзүсеш һәм әдәбият проекты. Ул 2017 елдан башлап үткәрелә.

фотоны Сания Сәмигуллина тәкъдим итте
 


Нет комментариев