Комиссия әгъзалары һәркемне каршы алып тора һәм тавыш бирү барышында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). Кече Әтрәч авылында яшәүчеләр мәдәният йортына урнашкан сайлау участогына вакытыннан алда тавыш бирү өчен килә.
Комиссия әгъзалары һәркемне каршы алып тора һәм тавыш бирү барышында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.
Исегезгә төшереп үтик, 2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү була. Тавыш бирү вакыты – 8дән 20 сәгатькә кадәр. Тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирергә теләүчеләр, 2020 елның 25нән 30 июненә кадәр үзләренең сайлау участокларына килә ала. Үзләренең сайлау участокларына килү мөмкинлеге булмаган очракта, һәрбер сайлаучы өйдә тавыш бирә ала, моның өчен сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны 25 июньнән алып 1 июльгә чаклы 17 сәгатькә кадәр бирергә була. Тавыш бирү тәртибе яңа коронавирус инфекциясенә каршы барлык санитар нормаларны үтәп узачак.
#россияголосует
фото: предоставлено из села Малые Атряси.
Нет комментариев