Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның баш дәүләт салым инспекторы ­Раилә Низамиева җавап бирә

– Милеккә салым буенча түләүне киметүне җайлаштыру өчен, салым инспекциясенә шәхси мө­рәҗәгать итү кирәкме? – дип сорый тәтешле.

(Тәтеш, 27 октябрь, Тәтеш таңнары). Районның баш дәүләт салым инспекторы ­Раилә Низамиева җавап бирә: 

– Физик затларга милеккә салым буенча түләүне  киметүне җайлаштыру өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Кайбер социаль челтәрләрдә 1 ноябрьгә кадәр милеккә (әлбәттә, бүлмәләр, фатирлар һәм торак йортлар өчен ясалган 10 квадрат метр, 20 квадрат метр, 50 квадрат метр салым мәйданнары) һәм җир салымнары буенча салым түләвен киметүне җайлаштыру турында гариза бирергә кирәк, дип урнаш­тырылган мәгълүматлар канунга тәңгәл килми. Физик затларның милеккә салым күләмен киметү буенча федераль салымны киметүне җайлаштыру, салым түләүченең бу хактагы мөрәҗәгатеннән башка да һәр торак бинага салым исәбен ясаганда автомат рәвештә башкарыла. Милеккә салым исәп­ләгән вакытта салым базасы киметелә: һәрбер торак йортка карата аның гомуми мәйданыннан 50 квадрат метрга кадастр бәясе күләменнән; һәрбер фатирга карата 20 квадрат метрга кадастр бәясе күләменнән; бүлмәләргә карата 10 квадрат метрга. Әлеге салым киметүләре тиешле төрдәге барлык объектлар өчен салым хисаплаган вакытта автомат рәвештә исәпкә алына. Аларны җайлаштыру өчен күчемсез милек объекты хуҗасына нинди дә булса гариза белән, салым ташламаларын тәкъдим итү турындагы гаризаны да кертеп, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 

Салым белдерүендә, “Салым база”сы баганасында, салым салынырга тиешле объектның кадастр бәясе салым түләвенең кимү күләме исәбе белән күрсәтелә. Әгәр аны башкарган вакытта салым базасы тискәре мәгънәдә башкарыла икән, мондый объект өчен салым күрсәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев