Россия көнендә тәтешлеләр бәйрәм чараларында булды.
(Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Шәһәр паркында иртәдән үк “Россиягә ярату һәм ышаныч белән” дип исемләнгән концерт программасы башланды, анда халык, яшьләр вокаль һәм хореография коллективлары, ялгыз башкаручылар, “Дуслар” вокаль инструменталь ансамбле Ватаныбызны һәм аның күп милләтле халкын данлап, бәйрәм кунакларына үзләренең иҗатларын бүләк иттеләр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов якташларына сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Бүген безнең һәркайсыбыз Россиянең төп байлыгы кешеләр булуын аңлый. Илебезнең хәзергесе һәм киләчәге, кече ватаныбыз Тәтеш районының язмышы безнең һәркайсыбызның хезмәтеннән, инициатива һәм гражданлык җаваплылыгыннан тора”.
Тугыз үсмергә бу көн илнең һәр гражданины өчен төп документ – Россия паспортын алу белән әһәмиятле булды. Аны алып, алар үз Ватаннарының лаеклы гражданнары булырга вәгъдә иттеләр.
Паркның барлык территориясе буйлап балалар мәйданчыклары оешкан төстә эшләде, теләге булганнар мастер-классларда, акцияләрдә, флешмобларда катнаша алдылар, ә “Яратам сине, Россия!” дигән фотосессиядә катнашу истәлекле бүләк булды.
Россия көне уңаеннан шәһәрдә велоузыш булды, шулай ук “Балалар илне рәсемгә ясый” республика проектына йомгак ясалды, “Бердәм Россия” партиясе аны оештыручыларның берсе булып тора. Унөч яшь рәссам муниципаль этап җиңүчеләре булды, “Үзебезнең эшләрдә без илебезнең нинди зур, матур һәм куәтле икәнлеген күрсәтергә тырыштык”, – дип уртаклаштылар балалар.
ФОТОРЕПОРТАЖ: Тәтеш. Россия көне
Нет комментариев