Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә юл-транспорт һәлакәте урыныннан качканга җинаять җаваплылыгы кертергә уйлыйлар

Россия Эчке эшләр министрлыгы проекты юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан айнык булмаган кешеләргә җинаять җаваплылыгыннан котылу юлын бетерәчәк.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китүчеләргә җинаять җаваплылыгы кертергә уйлыйлар. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы проекты Россия җинаять һәм административ кодекска төзәтмәләр кертүне күздә тота. Алар нигезендә һәлак булган яки зыян күрүче булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китүче машина йөртүчеләргә җәза гаепле исерек кешләргә каралган кебек булачак.

Сәламәтлеккә зур зыян салган машина йөртүчеләргә дүрт елга кадәр төрмә, әгәр дә һәлакәттә кеше үлсә – дүрт елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Хәзерге вакытта илнең Җинаять Кодексында ике елга һәм өчтән җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Басма мәгълүматлары нигезендә, яңа проект юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан исерекләргә җинаять җаваплылыгыннан котылу юлын бетерәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгы закон проектын Россия Юстиция министрлыгы, Россия Президенты Хакимиятенең Дәүләт-хокук идарәсе һәм Россия Югары суды хуплаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев