Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмнәр кабынды...

Хәтер һәм кайгы көне җитәрәк Тәтештә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе узды.

Без ветераннарны хәтерләгәндә, аларның батырлыгы яшәячәк: 22 июньгә каршы 21е төнендә Бөек Җиңү хакына гомерләре өзелүчеләрнең барысын да искә алу өчен бөтен дөньяда шәмнәр кабынды.
“Хәтер шәме” акциясендә төрле яшьтәге тәтешлеләр катнашты, алар Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгын искә алу өчен Дан Мемориалы янына килделәр. 
–     Без Бөек Ватан сугышында һәм Украинадагы махсус операция барышында һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алыр өчен килдек, – дип уртаклашты ­Римма Маршева. 
– Тәтешлеләр “Хәтер шәме” акциясендә берничә елдан бирле катнашалар. Акциядә катнашучылар арасында яшьләрнең һәм кечкенә балалары белән ата-аналарның да булуы сөендерә. Аларның һәркайсы үзенең хәтер шәмен кабыза алды, – дип билгеләп үтте “Батырлык” яшүсмерләр клубы җитәкчесе, чараны оештыручы Лидия Егорова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев