Җәмгыять

Табиб коронавирус эләкмәсен өчен җәмәгать урыннарында сөйләшмәскә киңәш итә

Сөйләшкәндә авыру кеше вируслы кисәкчекләрне күбрәк тарата.

(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

 Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында җәмәгать урыннарында сөйләшүчеләрдән читтәрәк булырга кирәк. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәге баш табибы, инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. 

Covid белән зарарланган кеше теләсә кайсы җәмәгать урынында табыла. Авыру сулаганда вирус тарала, ә сөйләшкәндә бу эффект көчәя, дип аңлатты белгеч.

«Битлексез бер метр ярымлык социаль дистанция бу очракта нәтиҗәсез булырга мөмкин. <...> Битлек кигән килеш сөйләшергә кирәк. Сөйләшкәндә кеше битлек аркасында начар ишетсә һәм аны салырга туры килсә, бер-береңнән, ким дигәндә, метр ярымга читкә китәргә кирәк», – дип искәртте табиб.

Моннан тыш, Тимаков сөйләшкәндә хис-тойгыларны туктатырга тәкъдим итте. Дулкынланган кеше кычкырып сөйли һәм, димәк, вируслы кисәкчәләрне күбрәк

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-11-2020/tabib-koronavirus-el-km-sen-chen-m-gat-urynnarynda-s-yl-shm-sk-ki-sh-it-5785569


Нет комментариев