Үтәмеш авылының Тукай урамында яшәүчеләр бергә җыелышып күркәм бәйрәм уздырганнар.
Бу көнне үтәмешлеләрне мул табын, якты хатирәләр, матур истәлекләр берләштергән.
– “Урамыбызның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге” дип исемләнгән Урам көне үткәрдек. Мул табын янында олылар да, урта буын һәм балалар да бергә җыелып күңел ачтык. Учакта пешкән пылау белән сыйланып, самавыр чәе эчтек. Урамыбыздан күпме кеше киткән, күпме сабый туган – барысын да искә алдык. Шушы урамда бергә уйнап үсүчеләр яшь чакларын хәтерләрендә яңарттылар. Хәтта биредә сыйныфташлар да очрашты, – дип бәйрәм хакындагы тәэсирләре белән уртаклашты Миләүшә Әхмәдуллина.
Үтәмешлеләр әйтүенчә, урам кешеләре бакыйлыкка күчкән әрвахларны искә алганнар. Аннары урамдашларын барлап үткәннәр: кемнәрдер авылда яши, ә кемнәрдер туган ягына озак еллар кайта алмаган. Күрешү-сөйләшүләр бүгенге тормыш-көнкүрешләре хакындагы әңгәмәләр белән үрелеп барган. Кайчандыр бу урам гөрләп торган. Бер өйдә бишәр-алтышар бала булган, алар бергә волейбол, лапта, хәтта футбол, пионербол уйнап үскән.
Бәйрәмдә үткән еллар истәлекләре күп барланган. Шуның берсе – авыл халкының гаҗәеп кунакчыллыгы. Өйгә кем генә керсә дә – ул табынга чакырылган. Бүгенге көн белән чагыштырганда бу – сирәк күренеш, әлбәттә.
Өйдән-өйгә йөреп, бәрәңге утыртулар да гадәти күренеш булган. Ә кичләрен бала-чага җыйналышып, төрле кызыклы уеннар уйнаган. Кешеләр бер-берләре белән урам хәбәрләрен, дөньяда булган хәлләрне үзара гәпләшкән. Көтү кайтыр алдыннан урамга әби-апалар җыйналып, капка төбендә серләшеп утырган.
Шунда ук күмәкләшеп чишмәгә суга барганнар.Кибеткә икмәк алырга баргач, балаларның кайтышлый шул икмәкнең читләрен кимереп ашаулары... Кышларын чаналарны бер-берсенә бәйләп, авыл тавыннан шуулары – барысын сагынып, яратып искә алган урамдашлар.
Тукай урамы кешеләре әлеге бәйрәмнән бик канәгать калган. Көтелмәгән очрашулар, күңел кичерешләре белән уртаклашулар аларны нык тәэсирләндергән.
– Бу очрашуга шундый шатландык. Аның һәркем өчен әһәмияте бик зур. Урамныкын гына түгел, авыл бәйрәмнәрен дә үткәрергә язсын киләчәктә. Элек, колхозлар гөрләп торганда, авылда Сабан туе уза торган иде. Хәзер авыл да кечерәя, әмма анда туып-үскән кешеләр барыбер бик якын, күрешәсе килә. Авылыбызда төпләнгән, менә дигән тыйнак гаиләләр бар. Урамнардагы йортлар төзек, капка төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Шәхсән мин үзем авылым халкын эшли дә, бәйрәм дә итә белә, җырга-моңга да бай дим. Ә зәвыгы үтә дә югары! Табигате – челтерәп аккан чишмәләре, урман-кырлары, болыннары гүзәл! Язын бар дөньяны хуш искә күмеп сиреньнәр, шомыртлар чәчәк ата. Җәен болыннарыннан дәва өчен зәңгәр һәм сары мәтрүшкәләр, җир җиләкләре җыябыз. Көзен алмалар, балан, миләшләр кызарып пешә. Иң мөһиме – авыл халкы гел шулай ихлас күңелле, кайгыртучан булып калсын иде, – диде Миләүшә Әхмәдуллина.
Туган авыл, туган урам, беренче адымнар ясаган урыннан да кадерлерәк бернәрсә юк шул бу дөньяда.
Үтәмеш – Тәтеш районының кечерәк авылларының берсе. Ул гүзәл табигатьле урында сыенып утыра, янәшәсеннән Бидәңге елгасы ага. Татлы һәм шифалы сулы чишмәләре бар. Аның иң күркәм урынында мәчет балкып тора. Шуңа да авыл халкы көн саен азан моңына сөенеп, бер-берсе белән дус, тату булып, татар халкының йолаларын үтәп яши.
фотоны Миләүшә Әхмәдуллина тәкъдим итте
Нет комментариев