Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Укучы гәҗит турында: Гүзәлия Крыева

    Әнинең – гәҗиткә, ә аның аша тормышка кызыксынуы барлыкка килүенә ихластан шатланам.

    (Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары"). Гүзәлия Крыева: “Әнием Басыйрова Әминә Галәтдин кызы Бидәңгедә яши. Минем  икенче ярты еллык­ка “Тәтеш таңнары”н рәсмиләштерүемне һәм редакция тарафыннан оештырылган призлар уйнатуда бәхетне сынап каравымны үтенде. Аның ничек итеп гәҗит укуы миңа ошый. Барлык язмаларны төпле итеп, барлык вак-төяк­ләренә кадәр аңлап, чын күңелдән карап чыга. Аңа авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләр аеруча да ошый. Әни колхозда икътисадчы булып эшләде, шуңа да барлык центнерлар һәм процентлар аның күз алдына килә. Тәрәзәдән кырлардагы техникаларның ничек эшләвен күзәтә, яңгыр яуганга сөенә, яшелләнеп үсеп килгән иген капламының уңышы мул булсынга догалар укый. Район башлыгы Рәмис Сафиулловны мактый: “Батыр, тәвәккәл һәм кыю”, – ди.

    Гәҗитне үзе өчен файдалы һәм ки­рәк­ле дип саный. Чәр­шәмбе белән җом­ганы көтә. Бу көннәрдә миннән гел сораштырып тора: “Бар, кара, почтаны китергәннәрдер инде, мөгаен”, – ди. Күзлеген кия дә канәгатьлек белән укый башлый. Гадәт буенча, барлык гәҗитләрне төргәкләп җыя һәм мине, нинди дә булса мәгълүматның миңа тормышта кирәге чыгар әле дип ышандыра. Мин инде, үз чиратымда, әнинең – гәҗиткә, ә аның аша тормышка кызыксынуы барлыкка килүенә ихластан шатланам”.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: