Урындыкны эшкә җиккән
Кыйнаган өчен җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, кичке вакытта 47 яшьлек шәһәрле башының арткы өлеше җәрәхәтләнү сәбәпле Тәтеш үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Спиртлы эчемлекләр эчкән чагында бертуганы аңа урындык белән сукканлыгы ачыкланган.
Тәтештә яшәүче хатын-кыз, бәхәсләшкән вакытта аңа сукканы өчен ирен законда каралган җаваплылыкка җәлеп итүне үтенеп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Элек ир-ат җинаять кодексының әлеге маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына инде тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев