Яңа ел – өлкәннәр дә, балалар да көтеп алган күңелле бәйрәм
Җәмгыять

Яңа ел – өлкәннәр дә, балалар да көтеп алган күңелле бәйрәм

Яңа елны көткән мизгелләр кешеләрне берләштерә, чөнки безнең һәркайсыбыз әлеге тылсымлы минутларда үткәннәрне искә ала, киләчәккә планнар корып куя.

(Тәтеш, 29 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Узып баручы 2020 ел катлаулы, шулай да тулаем алганда Тәтеш районы өчен нәтиҗәле булды: районыбыз уңышларга ирешә һәм күз алдында яхшыра бара. Яңа елга без үз көчебездә бергәләп, зур планнар, өметләр һәм ышанычлар белән керәбез, чөнки Тәтеш районында яшәүчеләрнең хезмәт һәм рухи потенциалы гаять зур.  

Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз, яңа ел бәйрәмнәре сезнең йортларны күңел җылылыгы һәм тынычлыгы белән тулыландырсын, һәрбер гаиләгә мәхәббәт һәм татулык бүләк итсен иде! Яңа елда сезнең иң якты хыялларыгыз чынга ашсын. Тынычлык, җитешлек һәм нык сәламәтлек телибез!

Сезнең “Тәтеш таңнары”
фото: архив/Авангард


Нет комментариев