Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Басылганнар эзеннән

“Ә клуб – артистның хыялы”

Безнең газета битлә­рендә 2003 елның ноя­брен­дә ­Монастырскийда Авыл көненә багышланган чара хакында “Культура сарае булмаса да, шулай да бик әйбәт!” дигән исем астында язма басылып чыккан булган.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).

Авыл көне күпләргә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылу һәм Үләмә елгасы аркылы ясалган күперне файдалануга тапшыру белән истә калган. Әлеге вакыйгаларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларны чакырып, яңартып төзелгән мәдәният учагы сәхнәсендә концерт программасы белән күңелле һәм бердәм рәвештә билгеләп үткәннәр. Тантаналы чарада авылның иң өлкән кешесе 95 яшьлек Мария Ильинична Павлова да катнашкан. Аерым хөрмәт йөзеннән аңа багышлап җыр башкарылган.

Ә монастырскийлылар мә­дәният йорты ачылу шатлы­гын шигъри юллар белән бел­дергәннәр:
“Ә клуб – артистның хыялы,  
Карагыз, нинди яхшы. 
Эчендә җылы, чиста, уңайлы, 
Ак  йорт  булмаса да, шундый  яхшы!”
Ул вакытта авыл мә­дәният йортында фельд­шер-акушерлык пункты, китапханә һәм җирле үзидарә башлыгы бүлмәсе урнашкан булган. 
Мин Монастырскийда яшәү­челәр, 19 ел элек булган вакыйгаларда катнашучылар белән аралаштым.
Алар Авыл көне турындагы хатирәләре белән ­уртаклаштылар.

 

Марина Кирилина: 
–     Яңа күперне файдалануга тапшыру һәм ремонттан соң мәдәният йортын ачу безнең өчен зур вакыйга булды. Чара башта күпердә үтте, анда төзүчеләрне хөрмәтләделәр. Шунда ук кечерәк концерт программасы да оештырылган иде. Соңыннан барысы да мәдәният йортына юл алдылар, анда тантаналы чара узды. Мин һәм ирем Михаил (без ул вакытта өйләнешмәгән идек әле) концертны алып бардык. Халык бик күп иде. Ул вакытта мин Монастырский авылының “Аленушка” балалар бакчасы мөдире булып эшли идем. Безгә, тантаналы чара хөрмәтенә, район җитәкчелеге уенчык­лар бүләк итте. Мин рәхмәт сүзләре белдерелгән шигырь иҗат иттем һәм концертта без балалар бакчасында тәрбияләнүче Леша Тимарин белән бүләкләр өчен рәхмәт әйттек. Авыл халкы көче белән бик күп музыкаль номерлар әзерләнде. Концертта шулай ук Тәтеш районы­ның башка авылларында яшәүчеләр дә катнашты.

Мария Васина:
– Мин ул вакытта “Любава” ансамблендә катнаша идем. Район делегация­сен без күпердә каршы алдык, бер җыр башкардык. Ялгышмасам шимбә көн иде. Аннары клубта чыгыш ясадык. Күпер ачылуга бик шатландык. Аңа кадәр ул иске, агачтан ясалган иде. 

Александр Нефедов:
– Ул вакытта мин Монастырский урта мәктәбендә 5нче сыйныфта укый идем. Ремонттан соң клуб ­ачылуга багышланган ­концертта мин сыйныфташларым Игорь Малешин, Павел Ханжин белән катнаштым. Любовь Ивановна Любавина иҗат иткән ­ ­такмакларны җырладык.
Ремонттан соң клубта спортзал ясап куйдылар, моңа без, малайлар, бик шатланган идек. Такмаклар башкарган безнең трионың фотосы “Авангард”та басылып чыкты, газетаның әлеге саны безнең гаиләдә әлегә кадәр саклана.

Мәдәният ­йор­ты бүгенге көндә дә күпфункцияле үзәк булып тора: анда шул ук социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары урнашкан. Авылда яшьләр калмаган диярлек, мә­дәният учагы сәхнәсендә концерт прог­раммалары да сирәк була. Мәдәният йортында кайчан да булса күңелле җырлар, рәхмәтле тамашачыларның көчле алкышлары яңгырар, дип ­ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев